Аргентинага китәр алдыннан, яңа ярышларга әзерлек уеннары өчен танылган спортчы, Россия спортчылары арасында беренче дөнья ракеткасы исемен яулаган Динара Сафина Мәскәү Җәмигъ мәчетендә булды.
Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, шәех Равил Гайнетдин Динара Сафина һәм аның әнисе Рауза Исланова (ул — мөслимә, Динараның беренче тренеры һәм Россия спортын уңышлы гына тәкъдим итүче, СССРның иң яхшы теннисчысы унлыгына кергән кеше) белән күреште.
Равил хәзрәт кунаклар белән әңгәмә алып барды һәм Динараның спорт карьерасын мактап телгә алды, аңа яңадан-яңа үрләр, уңышлар теләде, дип хәбәр итә Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте.