Гыйрак полициясе кичә Багдадта бер католик чиркәвендә келәү вакытында сугышчыларның басып керүен белдерде. Кораллыларның берсе кулындагы бомбаны шартлатуы нәтиҗәсендә чиркәүдәге 52 кеше һәлак булган. Үлгәннәр арасында шулай ук 10 полиция хезмәткәренең булуы хәбәр ителде.
Полициянең 120 кешене кулга алган сугышчыларга каршы оештырган һөҗүмдә кимендә 5 сугышчы үтерелде, 50-дән артык кеше яраланды. Чиркәүгә басып кергән кораллылар бинадагы кешеләрне иреккә чыгару бәрабәренә төрмәдә яткан «әл-Каидә» сугышчыларының азат ителүен таләп иткән иде дип белдерә "Azatliq Radiosi".
Гыйрак Саклану министры Габдел Кадыйр әл-Обәйди журналистлар алдында ясаган чыгышында һөҗүмнең «әл-Каидә» төркеме тарафыннан оештырылуына шик юк дип белдерде.