Казанның «Мәрҗани» мәчетендә «Дини аң тәрбияләүдә әдәбиятның роле» дигән симпозиум узачак. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте агымдагы елның апрель аенда игълан ителгән «Таян Аллага» дигән әдәби бәйгегә йомгак ясый. Бәйгенең җиңүчеләре иртәгә — 2 ноябрьдә Казанның «Мәрҗани» мәчетендә игълан ителәчәк.
Мөфтиятнең рәсми сайты хәбәрләренә караганда, «Иман» нәшриятында җиңүчеләрнең әсәрләре тупланган җыентык чыгарылган. Казанның «Мәрҗани» мәчетендә шушы чара кысаларында «Дини аң тәрбияләүдә әдәбиятның роле» дигән симпозиум узачак.