Русия белән АКШ наркотикка каршы уртак чаралар уздырды

Русия һәм АКШ махсус көчләре Әфганстанда әфьюн җитештергән корылмаларга каршы уртак чаралар үткәрде. АКШ һәм Русиянең наркотикка каршы көрәш идарәсе ясаган

БӘЙЛЕ
2010 Окт 29

Русия һәм АКШ махсус көчләре Әфганстанда әфьюн җитештергән корылмаларга каршы уртак чаралар үткәрде. АКШ һәм Русиянең наркотикка каршы көрәш идарәсе ясаган белдерүдә, Пакстан чиге янында оештырылган операциядә бер тоннан артык әфьюн табылуын һәм аларның юк ителүен белдерде.

Идарә башлыгы Виктор Иванов кулга алынган малларның базардагы бәясе 250 миллион доллар булуын һәм аның Үзәк Азиягә җибәрү ниятендә әзерләнгән булуы әйтте.

Русия белән АКШ арасында беренче тапкыр мондый уртак чара узды.

Русия наркотик әйләнешен үз иминлегенә зур куркыныч буларак күрә һәм Әфганстанда наркотикка каршы күреләчәк чараларда АКШ һәм НАТО хәрбиләре белән хезмәттәшлекне арттырырга теләвен белдерә.

Ике ил арасында мөнәсәбәтләрне җайлаштыру карарыннан соң Русия Әфганстанда хезмәт иткән АКШ һәм НАТО хәрбиләренә әйбер белән тәэмин итү өчен үз җирлеген куллануга рөхсәт иткән иде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе