Мисыр башкаласында дөньядагы иң зур Ислам сәнгате музейларының берсе янәдән үз ишекләрен ачты.
Музейны реставрацияләү өчен җиде еллап вакыт кирәк булган. Музей администрациясе ышандырганча, хәзер туристлар тарафыннан тиешле-тиешсез кире кагылган Мисыр ислам тарихы һәйкәлләре полулярлык казаначак. Экспозиция өчен ислам сәнгатенә караган ике меңнән артык образ сайлап куелган, алар яңартылган 25 залда күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә “Известия”.
Каһирә музей фонды үзендә йөз меңләп артефакт саклый, алар төрле тарихи периодларга карый – Омейяд, Аббасид, Фатимид, Айюбид, Мәмлүк, Госманлы империясе эпохаларына, шулай ук Фарсы, Төньяк Африка, Андалусия, Леванта, Төркия, Һиндстан һәм Кытай илләреннән безнең көннәргә кадәр килеп җиткән ислам һәйкәлләре, дип яза "Ореанда Новости".