Ставропольдә ЯАҖ “Ставрополь бройлеры” (ЗАО «Ставропольский бройлер») (Көньяк федераль округта кош ите җитештерү буенча әйдәп баручы компания) сертификацияләнгән продуктларны күп итеп җитештерү эшен җайга салды.
«Интерфакс» мәгълүматларына караганда, “Пятигорский” кошчылык комбинаты («Птицекомбинат “Пятигорский”») филиалы “Благояр. Хәләл” һәм “Ставрополь таңнары. Хәләл” (“Ставропольские зори. Халяль”) атнасына 14-15 тонна күләмендә башлангыч партиядә кош ите җитештерә башлаган. Әлеге процесс “Ставрополь бройлеры”на төп продукцияне җитештерү өчен кыенлыклар тудырмый.
Моннан тыш, бу продукцияне җитештергән вакытта ислам дине традицияләре үтәлергә тиеш, шуңа күрә компаниягә мондый товарны чыгарыр алдыннан махсус тикшерү үтәргә кирәк булачак. Ә аннан соң мөселманнарның Диния нәзарәте органнары тарафыннан эшләү өчен сертификат биргәннәрен көтәсе генә кала.