Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында (ТДГПУ) толерантлык проблемаларын караячаклар

2010 елның беренче ноябреннән алтысына кадәр Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында (ТДГПУ) “Поликультур җәмгыятьтә география” ( «География в поликультурном мире») дип

БӘЙЛЕ
2010 Окт 29

2010 елның беренче ноябреннән алтысына кадәр Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында (ТДГПУ) “Поликультур җәмгыятьтә география” («География в поликультурном мире») дип исемләнгән Россиякүләм фәнни-гамәли конференция үтәчәк.   

Теманың актуальлеге итеп халык миграциясенең глобализацион процесслары, толерантлык мәсьәләләрен чишүнең әһәмияте алынган. Берләшкән Милләтләр Оешмасының (ООН) Генераль Ассамблеясе билгеләве буенча, XXI гасырда җир шары халыклар күчешенең глобаль шартларына күчте. Планетада моноэтник дәүләт бөтенләй калмады диярлек.  

Бигрәк тә әлеге процесска Европа, Төньяк Америка илләре ияләнмәгән. Бу илләрнең өлкән кешеләре полиэтник яшәешне кабул итә алмыйлар. Толерантлык XXI гасырның фундаменталь кыйммәте буларак игълан ителгән, конференция нәкъ менә шушы актуаль темага багышлана да.

Конференция 1 ноябрь көнне 10:00 сәгатьтә ТДГПУның табигый-белем бирү факультетының актлар залында ачылачак.  

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе