Быелның сигез ае эчендә Россия халкы 87,4 мең кешегә кимегән.
Росстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, июль-августта вафат булучылар, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 55,8 мең кешегә күбрәк. Әйтик, август аенда бакыйлыкка күчүчеләр узган елгы күрсәткечләрдән 41,3 меңгә артып киткән. Моңа чамадан тыш эссе һава торышы һәм табигый янгыннар сәбәпче, ди белгечләр.
Бүген Россиядә 141,8 миллион кеше яши дип исәпләнә, - дип яза vatantat.ru.