Гыйрак Югары суды илнең элеккеге вице-премьеры Тарик Азизны үлем җәзасына хөкем иткән. Ул сәяси оппозицияне, аерым алганда, дини партияләрне юк итүдә гаепләнә. Бу хакта vatantat.ru сайты хәбәр итә.
Моңа кадәр Азиз, Сәддам Хөсәен режимы җинаятьләренә катнашы бар дип табылып, 22 елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде. Элеккеге вице-премьер Хөсәеннең якын дусты һәм киңәшчесе буларак билгеле. Аңа карата чыгарылган үлем җәзасы үз көченә керсен өчен бу карарны Гыйрак президенты советының да хуплавы кирәк.