Башкортстанның Хәйбуллин районы Целин авылында “әл-Фәҗер” («Эл-Фэжр») исемле мәчет ачылды.
Район хакимиятендә хәбәр итүләренә караганда, мәчетне иске авыл мәктәбе базасында төзергә карар кылалар. Шулай итеп, уку йортының элеккеге бинасы реконструкцияләнә, ә мәктәп яңа корпуска күчә.
Мәчет салу инициаторы – имам-хатиб Хәсән Исхаков. Бу саваплы эшне башкарып чыгуда аны бик күп авылдашлары, авыл җирлеге учреждениеләре һәм оешмалары куәтли.
Мәчет манарасын ерактан, барлык яклардан да көмеш кебек ялтырап ярымай бизәп тора.
Мәчет ачылышына җирле халыктан тыш, якындагы авыл-тирәләрдән дә кунаклар килде. Бәйрәм сый-нигъмәт белән төгәлләнде.