Көнбатыш Суматра вилаяте афәт идарәсе үзәге вәкиле Фери Файсал, илнең көнбатыш утрауларын үз тәэсиренә алган цунамидан соң, ерактагы утрауларда барган коткару чаралары вакытында дистәләгән кешенең мәете табылуын белдерде.
Файсал 300 дән артык кешенең әле югалган булуын белдерә, - дип яза azatliq.org сайты.
Коткару хезмәткәрләре афәтнең югалган кешеләрне диңгезгә таба тартуы ихтималлыгына басым ясап, үлгәннәр санының арта алачагы турында кисәтә.