Мөхәммәд исеме (аның төрле вариацияләрен дә исәпкә алып) яңа туган британиялеләр арасында иң популяр исемгә әверелеп китте.
Икенче урында Оливер исеме тора. Джек исеме соңгы ундүрт ел дәвамында иң популяр исем булып килгән иде, әмма 2009 елда ул кисәк кенә өченче баскычка төште.
Җиңүче-исем – Мөхәммәд – узган елны барлыгы 7549 кечкенә британиялегә кушылган. Бу саннардагы исем 12 вариациядә килә, мисал өчен – “Мухаммед”, “Мухаммад”, “Моххамад”, “Махаммед” һәм “Мохмед”.
Статистика билгеләп узганча, 1999 елдан бу исемгә ия булучылар саны бер ярым тапкырга арткан.
Хатын-кыз исемнәренә килгәндә исә алар арасында әлегә гарәп исемнәре күренми. Беренчелекне Оливия исеме тота, аннан соң Раби (Ruby) һәм Хлоя (Chloe), аның артыннан өченче позиция белән кушылган Эмили килә, дип яза Gzt.ru газетасы.