2010 елның 2 ноябрендә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Ш. Мәрҗани ис. Тарих институтында “Заһидә Бурнашеваның иҗтимагый-педагогик эшчәнлеге” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция үткәрү планлаштырыла. Ул әлеге шәхеснең тууына 115 ел тулуга багышлана.
Конференциянең проблематикасы:
– татар хатын-кызларының журналистика һәм әдәбиятка керткән өлешләре (XIX йөз ахыры – XX йөз башы);
– XX йөз башында мөслимәләрнең иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге;
– мөслимәләрне укытуның кайбер проблемалары (XIX йөз ахыры – XX йөз башы);
– Урта Азия татар хатын-кызларының мәдәни-агарту өлкәсендәге эшчәнлеге (XIX йөз ахыры – XX йөз башында).
Конференциядә катнашу өчен галимнәр, аспирантлар, педагоглар, югары уку йорты студентлары чакырыла.