Илсур Метшин янәдән Казан мэры булып сайланды

Бүген Казан шәһәре Думасының I сессиясендә икенче чакырылышның Шәһәр Думасы рәисе – Казан мэры вазифасына зур күпчелек тавыш белән Илсур Метшин сайланды, дип хәбәр

БӘЙЛЕ
2010 Окт 27

Бүген Казан шәһәре Думасының I сессиясендә икенче чакырылышның Шәһәр Думасы рәисе – Казан мэры вазифасына зур күпчелек тавыш белән Илсур Метшин сайланды, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.  

Шәһәр Уставында әйтелеп үтелгәнчә, мэрны депутатлар үз араларыннан сайлап куярга тиеш иде. Шулай булды да. Бу вазифага ике кандидат дәгъва кылды: “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы булган 41 яшьлек хәзерге мэр Илсур Метшин һәм “КПРФ”ның төбәк бүлеге юридик консультанты, 47 яшьлек Илгизәр Вәлиев.    

Белешмә

Илсур Рәис улы Метшин 1969 елның 24 апрелендә Түбән Кама шәһәрендә дөньяга килгән.

1991 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый. 1999 елда КДУның юридик факультеты аспирантурасын тәмамлый, “Россия Федерациясе составында республиканың хокукый системасы (Татарстан Республикасы мисалында)” («Правовая система республики в составе Российской Федерации (на примере Республики Татарстан)») дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.  

1993–1995 елларда – Казанның Совет районы хакимиятенең торакларны приватизацияләү буенча агентлык мөдире булып эшли.

1995–1997 елларда – Казан шәһәренең Совет районы хакимияте аппараты башлыгы.

1997–1998 елларда – Вахитов районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары – “Казан посады” территориясе префекты.   

1998–2005 елларда – Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәре хакимияте башлыгы.  

2000–2004 елларда – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының II чакырылыш депутаты.  

2005 елдан – Казан мэры.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе