Пермь мөфтияте үзенең шәхси агарту сайтын ачты

Пермь мөфтияте интернет челтәрендә яңа web-ресурс – Fetva.ru исемле дини мәгълүмати һәм агарту сайты булдырды. Сайт бүлекләрендә сөнни традицион исламының имам Әбү

БӘЙЛЕ
2010 Окт 27

Пермь мөфтияте интернет челтәрендә яңа web-ресурс – Fetva.ru исемле дини мәгълүмати һәм агарту сайты булдырды.

Сайт бүлекләрендә сөнни традицион исламының имам Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча эшләнгән теологик мәкаләләр, руханиларның хезмәтләре һәм башка материаллар урын алачак.

Псевдодини өйрәтмәләргә каршы көрәшкә һәм профилактикага, дини экстремизм һәм терроризмга, сектантлык мәгънәсен һәм куркынычлылыгын ачуга аерым игътибар биреләчәк.

Сайт Пермь мөфтиятенең фән, мәгариф һәм агарту бүлеге, Пермь мөселман колледжының фәнни-педагогик коллективы тарафыннан яклау таба. Кайбер мәкаләләрне сайт өчен Пермь краеның әйдәп баручы имамнары әзерләячәк.

Сайтның җаваплы мөхәррире итеп Ильяс хәзрәт Вәлиев билгеләнгән, ул мөфти урынбасары – Пермь мөфтияте Аппараты җитәкчесе, Пермь мөселман колледжы директоры булып эшли.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе