Дубровкадагы гыйбадәт кылу бүлмәсе Мәскәү мөселманнары өчен янәдән ачылды

Дубровкадагы гыйбадәт кылу бүлмәсе Мәскәү мөселманнары өчен янәдән ачылды. “ IslamNews ”ка Даниял Ялованың “Мәдәни бердәмлекне саклау” фонды адвокаты хәбәр

БӘЙЛЕ
2010 Окт 27

Дубровкадагы гыйбадәт кылу бүлмәсе Мәскәү мөселманнары өчен янәдән ачылды. “IslamNews”ка Даниял Ялованың “Мәдәни бердәмлекне саклау” фонды адвокаты хәбәр иткәнчә, “МЧС” билгеләгән хокук бозулар инде төзәтелгән.

Исегезгә төшерәбез, Мәскәү мөселманнары арасында “Дубровкадагы мәчет” («мечеть на Дубровке») дип йөртелгән гыйбадәт кылу бүлмәсе хокук саклау структураларының соңгы рейды узгач ябылган иде. 17 сентябрьдә, миграция хезмәте, ЭЭМ (МВД), ФСБ, МЧС һәм башкалаларның катнашлыгында бергә узган дүрт сәгатьлек рейд барышында мәчеткә килүчеләрнең паспортларын тикшерәләр һәм бармак-кул эзләрен төшереп алалар. Бу җомга намазыннан соң була. “Янәшәдәге йортларда яшәүчеләр тарафыннан прокуратурага бирелгән коллектив жалоба мөселман оешмасын тикшерү өчен сәбәп булды. Яшәүчеләрне “рус булмаган тышкы кыяфәтле кеше” тынычсызландырган”, – дип хәбәр итте “IslamNews”ка Даниял Ялова адвокаты.

Аның сүзләренә караганда, иң таләпчән тикшерүчеләр булып МЧС хезмәткәрләре булган. Гыйбадәт кылу бүлмәсендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре бозылган, дип табылган – янгын сүндергечләр, пожар сигнализациясе юк, янгын вакытында эвакуация юллары дөрес итеп ясалмаган һ. б. булган. Шушы структура мәчет эшчәнлеген туктату өчен “дело”ны судка бирә дә инде.

Тикшерүче органнар ягына бернинди дә ришвәт-фәлән бирү булмады. Мин үзем әлеге структурада эшләдем, һәм кагыйдә-тәртип бозулар күзәтелгән очракта оешма эшчәнлеге өч айга туктатылырга, штраф салынырга мөмкин. Әмма безгә тәртип бозуны төзәтү өчен ике атна вакыт бирделәр. Без барлык җитешсезлекләрне дә җайга салдык, һәм хәзер мәчет янәдән эшли бирә”, – дип белдерде Ялова вәкиле.

Мәскәүдә мәчетләрнең җитенкерәмәвен истә тотып, “Мәдәни бердәмлекне саклау” хәйрия фонды гуманитар максатларда гыйбадәт кылу бүлмәсен булдырган иде. “Безгә Мәскәү мөселманнарының дискомфорт тоймаулары бик тә мөһим, алар намазларын урамда, асфальтта, яңгыр астында түгел, ә нормаль, яхшы биналарда укысыннар иде”, – дип белдерделәр фондта.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе