Мароккода туып-үскән Канада астрофизигы Ризван Факир ислам дөньясын фәнни яктан тагын бер баскычка күтәрәчәк тарихи вакыйга турында хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, Мөхәммәд Пәйгамбәр исемендәге Ванкувер космологиясе һәм астрономиясе институты 2013 елда Айга очу аппараты җибәрергә һәм Җирнең иярченендә 2015 елда тикшеренү станциясен тулысынча эшләтеп җибәрергә ниятли.
“Безнең көннәрдә һәр халыкның космос программасы булырга тиеш. Космос тикшеренүләре өлкәсендә башкалардан бик күпкә артта калган мөселманнарга бу эшне башкару аеруча мөһим”, – диде институтның җитәкчесе Ризван Факир.
Доктор Факирның бу эшне башлап йөрүе Пәйгамбәрне мыскыл итүләргә җавап рәвешендә башкарыла. “Башта без 2015 елда орбитага телескоп җибәрергә уйлаган идек. Аннары Аллаһының илчесенә һөҗүм итүләр башлангач, без яңа проектка – Мөхәммәд Пәйгамбәр исемендәге Ай станциясенә тотындык”, – ди доктор Ризван Факир. Аннары ул: “Бу проект ярдәмендә безнең институт Мөхәммәд Пәйгамбәрнең табигать фәннәренең барлыкка килүендә роле булуны билгеләп узарга тели. Пәйгамбәр Раббыбызның галәмне кешеләргә файдаланыр өчен бар кылуын хәбәр итте. Һәм инсаннар аны өйрәнеп, Аллаһының кануннары нигезендә кулланырга тиешләр”, – дип ассызыклады. Менә шуңа күрә дә хәлифәт вакытында, ягъни “Алтын гасыр”да фәннәр үзенең чәчәк ату чорын кичерә. Соңрак әлеге белем хәзерге заман фәннәренең нигезенә әйләнә.
“Безнең институт – коммерциячел булмаган оешма. Ул ислам дөньясында фәннең үсешен тәэмин кылуны максат итеп куя. Ай станциясе мөселманнарның шәхси милке булып тора. Аның финанс мәсьәләләрен шәхси эшкуарлар, меценатлар хәл итәчәк. Без барлык мөселманнарны бу проектны тормышка ашыруда бер доллар белән булса да, хәйрия йөзеннән ярдәм итүләрен телибез”, – дигән сүзләре бәян ителә Islamnews агентлыгында.