Казанда Индонезия мәдәнияте көне узачак

2010 елның 27 октябрендә Казанның ДК Химиклар концерт залында «Вклад Ислама в самобытность народа» дип исемләнгән Индонезия мәдәнияте көне узачак, биредә Көньяк Сулавеси провинциясенең

БӘЙЛЕ
2010 Окт 26

2010 елның 27 октябрендә Казанның ДК Химиклар концерт залында «Вклад Ислама в самобытность народа» дип исемләнгән Индонезия мәдәнияте көне узачак, биредә Көньяк Сулавеси провинциясенең иҗат коллективы да катнашачак. Чараны Индонезия Илчелеге, ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Мөселманнары Диния нәзарәте оештыра.

Көньяк Сулавеси мәдәнияте һәм сәнгате мөселман юнәлеше ачык чагылган булуы белән аерылып тора, ул Татарстан мәдәниятенә дә охшаш. Оештыручыларның сүзләренә караганда, әлеге чара Татарстан һәм Индонезия халыкларын гына якынайтып калмаячак, шулай ук әлеге илләрнең мөселманнары арасында татулыкны да ныгытачак, ә бу исә барлык өлкәләрдә дә ике як өчен ныклы нигезгә әвереләчәк.

Концерт 19:00 сәгатьтә башланачак. Барлык теләүчеләр дә чакырыла.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе