28 октябрьдә Куала-Лумпурда дүрт көнлек халыкара күргәзмә һәм ислам туризмы буенча конференция башланачак.
Әлеге конференциядә ислам туризмы һәм сәяхәт кылу сферасы буенча хәл ителәсе мәсьәләләр күтәреләчәк. Бу хакта Малайзиянең ислам туризмы үзәге хәбәр итте, дип җиткерә «Ислам.ру».
Конференциянең халыкара катнашучылары арасында Иран, Согуд Гарәбстаны, Йәмән, Төркия, Үзбәкстан, Бруней, Кытай, Һиндстан, Таиланд, Сингапур һәм Көньяк Африка Республикасы (ЮАР) вәкилләре булачак.
Чараның беренче ике көне туризм тармагы вәкилләренең бизнес-очрашуы өчен каралган, ә өченче һәм дүртенче көннәрне киң җәмәгатьчелек өчен күргәзмә оештырылачак.