Рәсми мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, бу хөкемнең гамәлгә куелуын башка тоткыннар да күзәтеп торган.
Ирандагы шәригать кануннары нигезендә, урлау һәм талаулар өчен кул чабу җәзасы каралган. Ләкин соңгы елларда бу җәза кулланылмады.
Күзәтүчеләр фикеренчә, бүгенге хәлдән соң, мондый “күрсәтмә хөкемнәр” ешрак кулланыла башларга мөмкин.
Узган атнада тагын бер иранлы кул чабу җәзасына хөкем ителде. Ул кибеттән тәм-том урлауда гаепләнә.