2010 елның 15 октябрендә “Казан Кремле” («Казанский Кремль») музей-тыюлыгында “Һәм мәһабәт манаралары, һәм моңлы азаннары сиңа дәшә, Казаным” («И минаретов стройный вид, и мелодичный зов азана звучит в тебе, моя Казань») исемле рәсем сәнгате конкурсының йомгаклау тантанасы булып узды. Конкурс Казан шәһәренең сигез сәнгать мәктәбе укучыларын һәм югары уку йортларының сәнгать факультеты студентларын бергә җыя алды. Аның максаты булып толерантлык позициясе, Татарстан Республикасында яшәүче халыклар арасында бер-береңә хөрмәт һәм татулык хисләре формалаштыру ята иде.
Икенче турга нигезләнеп, яшь рәссамнарның иҗатларыннан торган күргәзмә ачылды. Ул дүрт ай дәвамында безнең башкалабызда яшәүчеләрне һәм аның аның кунакларын куандырып торды. 11 октябрьдә Ислам мәдәнияте музеенда конкурска йомгак ясау буенча жюриның утырышы булып узды, анда “Казан Кремле” («Казанский Кремль») музей-тыюлыгы, сәнгать училищесы, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, “Кол Шәриф” мәчете, Казан шәһәренең матбугат хезмәте вәкилләре катнашты.
Конкурска барлыгы җитмештән артык ачык, янып торган, “тере” балалар эше килә. Һәрбер хезмәт әлеге дөньяны баланың үз күңелендә ихлас кабул итүен күрсәтә алган. Яшь рәссамнарның эшләрендә шәһәребезнең күпкырлы тормышы әкияти, нурлы, мөлаем, шулай ук вакыты-вакыты белән фантастик образларда да килеп баскан. Безнең карашыбызча, һәрбер хезмәт иң яхшысы дип аталырга хаклы. Жюри аларның берсен дә игътибардан читтә калдырмады. Катнашучылар төрле номинацияләрдә бүләкләнде, мисал өчен: “Мәгърур Кол Шәриф” («Кул Шариф Великолепный»), “Казан ханлыгы легендалары” («Легенды ханской Казани»), “Әкияти шәрык” («Сказочный восток»), “Буыннарны бәйләүче җеп” («Связующая нить поколений»), “Сезнең өчен җир бишек итеп яратылган” («Создана земля колыбелью для вас») һ. б., ә иң күңеллесе – барлык авторларга да диплом бирелде.
Беренче урынга “Нәүрүз – яз бәйрәме” («Науруз – праздник весны») (укытучысы Галләмова Наҗия Хәмит кызы) эше өчен 6 нчы номерлы балалар сәнгать мәктәбе укучысы Сәлахова Зөһрә һәм өлкән яшьтәге категориядә “Сөембикә” («Сююмбике») картинасы белән шулай ук 6 нчы сәнгать мәктәбе укучысы Депресова Настя (укытучысы – Зиннурова Земфира Руфовна) лаек булды. Гран-прины исә “Кол Шәриф мәчете” («Мечеть Кул Шариф») хезмәте өчен (укытучылары – Здор Лилия Михайловна) Козенкова Дарья һәм Кәримова Мәрьям яулады, дип хәбәр итә Казан Кремленең матбугат хезмәте.