Татар теленә игътибарны көчәйтү һәм татарның яшь иҗат әһелләрен ислам кыйммәтләренә якынайту максатыннан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте 2011 елда билгеләп үтеләчәк Габдулла Тукайның тууына 125 еллыгы уңаеннан «Таян Аллага» исемле әдәби конкурс игълан иткән иде.
Күптән түгел генә конкурсның жюри әгъзалары бәйгегә килгән әсәрләрне бәяләп, нәтиҗәләрне игълан итте.
"Иман" нәшриятында исә конкурска килгән әсәрләрдән тупланган җыентык та басылып чыкты.
Конкурска йомгак ясау, җиңүчеләрне бүләкләү 2 ноябрь көнне кичке сәгать дүрттә (16:00) Мәрҗани мәчетенең конференц-залында узар, дип планлаштырыла. Программага «Дини үзаң тәрбияләүдә әдәбиятнең роле» дип исемләнгән симпозиум үткәрү дә кертелгән. Биредә танылган галимнәр, язучы-тәнкыйтьчеләр, әдәби берләшмәләрнең әгъзалары катнашачак.