Мөселманнар Айдар Хәбибуллинны яклап, Россия Президентына мөрәҗәгать итмәкчеләр

Татарстан, Башкортстан җөмһүриятләре, Оренбург һәм Чиләбе өлкәләре мөселманнары «Золотой родник» журналының баш мөхәрире һәм «Сад» нәшрияты

БӘЙЛЕ
2010 Окт 22

Татарстан, Башкортстан җөмһүриятләре, Оренбург һәм Чиләбе өлкәләре мөселманнары «Золотой родник» журналының баш мөхәрире һәм «Сад» нәшрияты җитәкчесен кулга алу уңаеннан, илнең Президенты Дмитрий Медведевка ачык хат белән мөрәҗәгать итәргә ниятлиләр. Алар Айдар Хәбибуллинның төрмәгә ябылуы һәм аңа ташланган гаеп белән килешмәүләре турында белдерергә уйлыйлар.

Россия Федерациясенең Федерация Советы вице-спикеры, Террорга каршы милли комитет әгъзасы Александр Торшин күптән түгел Айдар Хәбибуллинның гипнозчы булуы, кешеләрне сихерләве һәм андый адәмнәрнең үз-үзләрен юкка чыгару гамәле кылулары турында сөйләп, мөселманнарны шок хәленә китергән иде. “Сез Айдар Хәбибуллин җитәкләгән «Сад» нәшрияты бастырып чыгарган нинди китапны кулыгызга алсагыз да, мондый уйдырмаларның дөрес түгеллегенә инанырсыз”, – дип хәбәр итте Башкортстан мөселманнары “Ислам.ру” агентлыгына. Айдар Хәбибуллинны экстремистик рухтагы кәгазьләр таратуда гаепләү шулай ук гаҗәпкә калдыра. “Тикшерү органнары белдергәнчә, Айдар Хәбибуллин мондый кәгазьләрне, янәсе, Мәскәү янындагы җәмәгать транспорты тукталышларында ябыштырып йөргән. Кешеләрне тату яшәргә чакырып, меңәрләгән китаплар бастырып чыгаручы нәшрият хуҗасына нәрсәгә кирәк булсын тукталышларда андый кәгазьләрне ябыштырып йөрү?! Саташу булмыйча ни булсын бу!” – диделәр мөселман эшлеклеләре.

Мөселманнарга мондый гаеп ташлау – ялган һәм яла ягу булып яңгырый. “Айдар Миңнулла улы Төньяк Кавказда хәрәкәт итүче гаскәрнең оператив төркемендә медицина хезмәте җитәкчесе булганда кешеләрнең тәненнән аерылган кисәкләрне яңадан җыйган табиб. Каты сугыш барган чагында аңа һәр солдатның гомере өчен көрәшергә туры килә. Шушындый авыр сынауларны узганнан соң, Айдар Хәбибуллинга оятсызларча яла ягарга, аны экстремистлыкта гаепләргә мөмкинме соң?!” – дип аптырый мөселман җәмәгатьчелеге вшкилләре.

Исегезгә төшерәбез: «Сад» нәшрияты җитәкчесе һәм «Золотой родник» журналының баш мөхәррире Айдар Хәбибуллин 25 сентябрьдә Балашихадагы фатирында “Э” үзәгенең тикшерү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан кулга алынган иде. Айдарның хатыны Светлана Ишмөхәммәтованың сүзләренә караганда, хокук саклау органнары хезмәткәрләре аларның фатирын тентегәннән соң, экстремистик әдәбият һәм РСД-5 гранатасын тапканнар. Светлананың әйтүенчә, тикшерү җиде сәгатькә якын дәвам иткән.

Мөселман өммәте Айдар Хәбибуллинны кулга алуны дөрес түгел, дип саный.

1 октябрьдә Уфадагы Салават Юлаев мәйданында «Сад» нәшрияты җитәкчесе Айдар Хәбибуллинны яклау чарасы үткәрелде. Бу уңайдан ризасызлык белдерүдә Татарстан, Башкортстан, Чиләбе, Свердловск, Оренбург мөселман оешмалары вәкилләре һәм җитәкчеләре катнашты. Аңа кадәр Хәбибуллинны яклап, Ростов өлкәсе Диния нәзарәте рәисе Флюр Арсланов, Пенза өлкәсе бердәм Диния нәзарәте җитәкчесе урынбасары Габдерәүф Зәбиров, Россиянең Азия өлеше Диния нәзарәтенең мөселманнарны яклау һәм фән, мәгариф комитеты рәисе Илһам Меражов чыгыш ясаган иде.

«Сад» нәшрияты җитәкчесе Айдар Хәбибуллинның туганнары, хезмәттәшләре, дуслары һәм танышлары аны яклау комитетын төзергә ниятлиләр. Бу комитетка мөселман әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар, хокук сагында торучылар – Айдар Хәбибуллинны кулга алу белән килешмәүчеләр һәм аның язмышына битараф булмаучылар керер, дип көтелә.

Айдар Хәбибуллин – эчке гаскәрләрнең медицина хезмәте полковнигы, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы, контузия алган кеше. Лаеклы ялга чыккач, дини гамәлләрне үти башлады.     


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе