Бүген Нью-Йоркның (АКШ) җәмәгать китапханәсендә олуг диннәрнең күргәзмәсе ачылды. Анда Коръән, Инҗил һәм Тәүратның ике йөздән артык данәсе һәм иске кулъязмалар куелган иде. Кунаклар күргәзмәдә Коръәннән тыш, Кутуб әс-Ситаның алты абруйлы хәдисләр җыентыкларын да күрә ала.
Нью-Йорк китапханәсе хезмәткәрләре әзерләгән мәгълүмат кәгазендә өч зур дин Ибраһим пәйгамбәр заманыннан бирле үзара тату яши, дип билгеләп үтелә. Һәм моны Нью-Йорк мисалында ачык күрергә мөмкин.
Күргәзмәдә Мөхәммәд Пәйгамбәр (с. г. в.) мигъраҗы, хаҗ кылу һәм башка гамәлләр турында язылган китаплар белән танышырга була. Анда шулай ук Пәйгамбәрнең тормышы, хәлифәләр һәм сәхабәләр хакында сөйләүче китапны кулга алып укырга мөмкин. Бу үзенчәлекле җыентык XVI гасырда госманлы империя солтаны тарафыннан әзерләнгән. Дөньяда бүгенге көндә мондый басма дүрт кенә данә булып саклана.
Күргәзмәгә Анатолий ярымутравында табылган тарихи Инҗилнең күчерелмәсе дә куелган. Анда шулай ук төрле чорларда Кытайда, Мароккода, Болгариядә, Төркиядә, Иранда, Гыйракта, Мисырда һәм башка илләрдә дөнья күргән Коръәннең сирәк данәләренә күз салырга мөмкин.
1734 елда инглиз телендә басылып чыккан Коръәннең беренче тәфсире күчерелмәсе аерым бер кызыксыну уята.
Китапханә директоры Пауль Леклеркнең сөйләвенчә, бу күргәзмә биредә үткәрелгән чараларның иң әһәмиятлесе. Әлеге күргәзмә оештыруның максаты өч олуг дин вәкилләре арасындагы төрле аңлашылмаучылыкны таратудан гыйбарәт.
Күргәзмә дүрт ай буена эшләячәк. Бу вакыт эчендә аны өч йөз меңнән артык кеше карар, дип көтелә.
Нью-Йорктагы җәмәгать китапханәсе АКШта иң зурлардан санала. Әлеге китапханә 1895 елда ачыла, бүгенге көндә анда 17 миллионга якын китап саклана.