2010 елның 20 октябрендә ТР Югары Ослан районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Хамәтшин мәңгелек дөньяга күчте.
Салих хәзрәт бу районның мөселман тормышын нигезләүче һәм аны җайга салучы кешеләрнең берсе булды. Соңгы 18 ел эчендә район үзәге мәчетендә имам һәм район мөхтәсибе вазифасында хезмәт итү чорында ул күп уңышларга иреште – 2002 елда район үзәгендә мәчет төзелеп бетте (ул 10 елдан артык вакытка сузылган иде) һәм районның күп кенә татар авылларында мәчетләр ачылды.
Салих хәзрәт үзенең рухи үсеше өчен дә бик күп көч куйды – ул “Мөхәммәдия” Казан мәдрәсәсенең кичке бүлеген тәмамлады, дипломлы дин әһеле булды.
Җеназа намазын һәм күмү эшләрен Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, вакыфлар рәисе Илдус хәзрәт Фәиз уздырды. И. Фәизов Салих хәзрәтне озату чыгышында билгеләп узганча, “ул бик тырыш мөхтәсиб булды, аның хезмәтен Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте башка мөхтәсибләргә үрнәк итеп китерә иде”. Илдус хәзрәт вафат булучының 64 яшьлек тол хатынының авыр кайгысын уртаклашты, аңа сабырлык теләде. Салих хәзрәтне җирләгәндә районның хакимият башлыгы Александр Тимофеев та чыгыш ясады. Катнашучылар аңарга бер тәкъдим ясадылар, ул да булса киләчәктә мәчетне С. Хамәтшин исеме белән атарга.
Татарстан мөселманнары дин әһелләре Салих хәзрәтнең якыннарының һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша һәм Аллаһы Тәгаләдән аның хата-кимчелекләрен һәм гөнаһларын гафу итүне сорый. Салих хәзрәтнең урыны фирдәвес җәннәтләрендә булса иде. Әмин.