Иртәгә М. Шәймиев кереш сүз язган “Илһам канатында” җыентыгын тәкъдим итәчәкләр

Иртәгә, 2010 елның 22 октябрендә, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында (ТДГПУ) “Илһам канатында” исемле җыентыкны тәкъдим итү мәрасиме булачак. “Илһам”

БӘЙЛЕ
2010 Окт 21

Иртәгә, 2010 елның 22 октябрендә, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында (ТДГПУ) “Илһам канатында” исемле җыентыкны тәкъдим итү мәрасиме булачак.

“Илһам” әдәби иҗат берләшмәсенең икенче “Илһам канатында” китабы быел “Мәгариф” нәшриятында дөнья күрде. Әлеге җыентыкка Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында күп еллардан бирле эшләп килә торган “Илһам” әдәби иҗат берләшмәсе әгъзаларының һәм “Илһамлы каләм” әдәби әсәрләр конкурсында җиңүче мәктәп укучыларының шигырьләре, хикәяләре, нәсерләре, публицистик мәкаләләре тупланды.  

Әлеге китапта “Илһам” әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы саналган 36 яшь иҗат әһеленең әсәре урын алган. Берләшмәнең җитәкчесе, “Яшьлек тавышы” студентлар газетасы мөхәррире Рамил Ханнанов сүзләренә караганда, “Илһам” әгъзалары “Илһамлы каләм” мәктәп укучылары иҗаты конкурсы оештырылу хисабына да арта бара икән. Әлеге конкурс ТДГПУ, ТР Язучылар берлеге, Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2010 елда икенче мәртәбә оештырылды. Мәктәп укучылары иҗаты тәүге мәртәбә шушы икенче китапта урын алган да инде. Иртәгә исә шушы каләм әһелләрен дә күрергә мөмкин булачак. Очрашу ТДГПУның сәнгать белеме факультеты бинасының (Межлаук урамы, 3 нче йорт; “Колхоз базары” тукталышы) актлар залында сәгать 11дә булачак. Китап тәкъдим ителгәннән соң, иҗатчылар тарихи “Солтан” мәчетенә җомга намазына керәчәкләр.

Шунысын да искәртеп узарга кирәк, “Илһам канатында” китабына кереш сүзне Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев язган.

Исегезгә төшереп үтәбез, “Илһам канатында” исемле беренче җыентык 2008 елда “Школа” нәшриятында басылуга да карамастан, ул киң җәмәгатьчелектә зур кызыксыну тудырган иде. Һәм, ул чактагы республикабыз президенты М. Шәймиев, үз вәгъдәсендә калып, яшь каләм әһелләренә булган фатихасын “ә” дигәнче кәгазьгә төшереп тә бирә.  

Күптән түгел генә берләшмә әгъзалары Рүзәл Мөхәммәтшинның - Татарстан китап нәшриятында, Рүзәл Әхмәдиевнең "Иман" нәшриятында китаплары дөнья күрде.

Нияз САБИРҖАНОВ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе