Чуашстанда «Шыгырдан укулары»на әзерләнәләр

Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте ел саен төбәкара «Шыгырдан укулары» дип аталган фәнни-гамәли конференция уздырып килә. «Шыгырдан укулары» тәүге җыеннан ук

БӘЙЛЕ
2010 Окт 21
Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте ел саен төбәкара «Шыгырдан укулары» дип аталган фәнни-гамәли конференция уздырып килә. «Шыгырдан укулары» тәүге җыеннан ук фәнни-мәгърифәтчелекне, киң специализацияне үзенең юнәлеше итеп алды. Әлеге җыенда сүз халкыбызның тарихы, мәдәнияте, бүгенге көн проблемнары тикшерелә. Һәр елны конференция эшендә Мәскәү, Казан, Чабаксар һәм башка фәнни үзәкләрдән килгән танылган галимнәр катнаша.


Агымдагы елның 27-28 нче октябрь көннәрендә Чуашстанның Шыгырдан авылында һәм Чабаксар шәһәрендә гадәткә кергән “Шыгырдан укулары” YII нче төбәкара фәнни-гамәли конференция узачак.


Быел әлеге фәнни җыен Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте, Чуаш милли конгрессы, И.Н.Ульянов исемендәге Чуаш дәүләт университеты, Чуаш дәүләт гуманитар фәннәр институты, Чуашстанның Мәдәният, милли эшләр, мәгълүмат сәясәте һәм архив эшләре министрлыгы, Батыр районы милли-мәдәни мохтәрияте белән берлектә оештырыла. Әлеге җыен быел “Бүгенге Русиядә Идел Болгарстанының социо-мәдәни, дини һәм хокукый традицияләре” дигән темага багышлана, - дип яза intertat.ru Татарстан Республикасы электрон газетасы.


Бу теманың актуальлеге Идел Болгарстаны башкаласы булган Шәһри Болгарда төзекләндерү эшләре башлануга гына бәйле түгел. Моңардан тыш, бүгенге көндә Идел буенда яшәгән халыкларның тарихы, мәдәнияте әлеге шанлы дәүләтчелеккә азмы-күпме барып тоташа. Бу уртак мирасның хәзерге чордагы кайтавазын фәнни өйрәнү, аны популярлаштыру, шулай ук, көн кадагында тора. Идел буендагы халыкларның дуслыгы Болгар дәверендә үк барлыкка килә һәм гасырлар дәвамында кызыл җеп булып үрелеп бара. Дөньяның кайбер төбәкләрендә милләтара ызгыш, динара гаугалар булып торганда, Болгар цивилизациясе салып калдырган татулык һәм туганлык орлыкларының бүген дә җимеш биреп торуы – шулай ук фәнни җыенның темасын актуальләштерә.


«Шыгырдан укулары»ның быелгы темасы Болгар дәүләтенең башлангыч чорында ук салынып калдырылган толерантлык, меңъеллык уртак тарих, бәз кебек ак чәчле аксакал Тарих әфәнденең бүген дә бердәмлек, дуслык, татулыкта яшәп ятуга үзенең биниһая өлеш кертүен күрсәтүне максат итеп куя. Бабаларыбыз моннан дистә гасырлар элек төзегән Тынычлык, Татулык, Дуслык дәүләтенең бүгенге тормышыбызда да, илебездә дә мәдәниятнең дөрес юнәлештә формалашуына, уртак Ватан — Россиянең шушы мираска таянып эчке куатен торгыза алауына «Шыгырдан укулары» мисал булып кына калмыйча, шуларны раслап тора.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе