Мин Россия Федерация Советының беренче вице-спикеры, террорга каршы милли комитет әгъзасы Александр Трошинның “Интерфакс” агентлыгы хәбәрчесе белән үткәргән әңгәмәсен укыганнан соң бик тә гаҗәпләндем. Ул анда көз көнендә кулга алынган “Сад” нәшрияты төркеме җитәкчесе Айдар Хәбибуллинны, имеш, үлемгә дучар ителгән торрорчыларны яллау белән шөгыльләнгән һәм “Нурҗулар (Нурджулар)” дигән халыкара террор оешмасын җитәкләгән, дип белдерде.
Югары урыннарда утыручы мондый түрәләрнең әлеге белдерүеннән соң "куркыныч" булып китә, чөнки мөселманнар матбугатын укучылар белә «Золотой родник» журналының баш мөхәррире булып эшләгән Айдар Хәбибуллинның кискен карашлы булмаганлыгын. Димәк, кайбер түрәләрнең күзлегеннән чыгып караганда, без барыбыз да террорчылар.
Биредә тагын бер аңлашылмаучылык бар: Айдар Хәбибуллин «Накшбандия» дигән суфыйчылык тарикаты тарафдары булып тора һәм аның “Нурҗулар (Нурджулар)” оешмасына бернинди дә катнашы юк.
Монда без сәер күренешкә тап булабыз. Кичә ваһһабчыларны эзәрлекләделәр, ә бүген исә кешене рухи яктан камилләштерүгә юнәлдерелгән суфыйчылык әһелләрен радикализмда (кискен караш) гаеплиләр. Димәк, ваһһабчылык модадан чыкты, шуңа күрә суфыйчылыкка тотындылар.
Әгәр дә “Нурҗулар (Нурджулар)” оешмасы турында әйтергә теләсәк, ул Россиядә һәм Үзбәкстанда гына тыелган. Безнең илдәге хокук саклау органнары Төркиянең илаһият белгече Сәид Нурсиның әсәрләрен укыган кешене шушы оешма әһеленә кертәләр. Ә күп кенә экспертларның фикеренчә, Сәид Нурсиның китапларында экстремизм юк, бөтен дөньяда аны бөек гуманист, дип йөртәләр. Күптән түгел генә Төркиянең Премьер-министры Рәҗәп Тайип Истанбулда Сәид Нурсиның тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган “Рисалә-и Нур: гыйлем, иман, әхлак һәм кешелекнең киләчәге” дигән халыкара симпозиумда Сәид Нурсины “төрек милләтенең вөҗданы”, дип атады.
Шунысы кызык: Россия дәүләте Төркия белән дустанә мөнәсәбәтләрне урнаштырып килгән бу мәлдә әлеге илнең йөзәр мең гражданнары “Нурҗулар (Нурджулар)” халыкара террорчылык оешмасында тора булып чыга, ләбаса!
Азамат БИТТИРОВ, Көнчыгыш белгече-журналист,
Чечен дәүләт университеты студенты,
Луи Брайль системасы белеменә ия булган күзе күрмәүче мөселман