Татар халкы тарихы – инглиз телендә

20 октябрьдә Казан федераль университетының (КФУ) актлар залында татар халкы тарихына багышлап, инглиз телендә нәшер ителгән “Татар тарихы һәм цивилизация” дигән китап тәкъдим ителде. Бу тантаналы

БӘЙЛЕ
2010 Окт 21

20 октябрьдә Казан федераль университетының (КФУ) актлар залында татар халкы тарихына багышлап, инглиз телендә нәшер ителгән “Татар тарихы һәм цивилизация” дигән китап тәкъдим ителде. Бу тантаналы чарада Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Ислам Конференциясе оешмасы Генераль сәркатибе (секретарь) Әкъмалетдин Ихсануглы, бу оешма каршындагы Ислам тарихы, мәдәнияте һәм сәнгате фәнни-тикшеренү үзәге директоры (ИРСИКА) Халит Эрен, республиканың рәсми затлары һәм чит илләрдән килгән кунаклар катнашты.

“Татар тарихы һәм цивилизация” дигән бу җыентык соңгы ун ел дәвамында әзерләнгән фундаменталь хезмәт. Ул татар халкының тарихын борынгы чорлардан алып хәзерге заманга кадәр яктыртуны максат итеп куйган. Минтимер Шәймиевнең һәм Әкъмалетдин Ихсануглының булышлыгында әлеге китап өстендә Татарстан тарихчылары һәм Ислам тарихы, мәдәнияте һәм сәнгате фәнни-тикшеренү үзәге (ИРСИКА) белгечләре эшләде. Бу хезмәтне дөньяга чыгаруда күптән түгел вафат булган бөек татар тарихчысы, төрки фәннәр белгече һәм җәмәгать эшлеклесе Миркасыйм Госманов биниһая зур көч куйды.

Китапны тәкъдим итү мәрасиме бер минут тын калып, Миркасыйм Госмановны искә алудан башланды. Аннары чыгыш ясаган Минтимер Шәймиев зур тырышлык куйган китапның авторларына рәхмәтен белдерде. Аның сүзләренчә, бу китапны нәшер итү дөнья җәмәгатьчелегенә татар халкының катлаулы тарихын тагын да күбрәк белү өчен мөмкинлек бирәчәк.

Әкъмалетдин Ихсануглы исә бүгенге көннең күңеленә бигрәк якын икәнен әйтеп узды. “Ниһаять, минем күптәнге хыялым тормышка ашты. Моңа кадәр ислам турында Якын Көнчыгышта, гарәп илләрендә, Төньяк Африкада китаплар басылып чыкты, әмма Россия, көньяк Африка, Көньяк Азия кебек илләрдә исламны өйрәнүгә тиешле игътибар бирелмәде. Бу төбәкләрдә исламны өйрәнү Ислам тарихы, мәдәнияте һәм сәнгате фәнни-тикшеренү үзәгенең (ИРСИКА) иң мөһим бурычларының берсе булырга тиеш”, – дип ассызыклады ул.

1979 елда Татарстанга тәүге тапкыр килгәч, Әкъмалетдин Ихсануглының күңеленә казанлыларның дустанә кабул итүләре хуш килгән. Ә 2001 елда Казанда “Идел-Урал төбәгендә ислам цивилизациясе” дигән конференциядә катнашу шушы китапны эшләүгә этәргеч биргән.

Ислам тарихы, мәдәнияте һәм сәнгате фәнни-тикшеренү үзәге (ИРСИКА) директоры Халит Эрен исә кыскача китаптагы һәр бүлекнең эчтәлеген сөйләде. Беренче бүлектә – татар халкының тарихи үсеше, икенчесендә – социаль-икътисадый яктан алга китеше, өченчесендә татар теле һәм аның мәгарифе үзенчәлекләре урын алган.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе