Татарстанга Төркия автосәнәгате килә

Татарстанны элек-электән «КамАЗ» машиналары дәүләте дип атадылар. Ул хәзер дә шулай. Ләкин республика инде берничә ел рәттән Алмания, Белоруссия, Италия автокомпанияләре белән

БӘЙЛЕ
2010 Окт 21

Татарстанны элек-электән «КамАЗ» машиналары дәүләте дип атадылар. Ул хәзер дә шулай. Ләкин республика инде берничә ел рәттән Алмания, Белоруссия, Италия автокомпанияләре белән дә эш итә. Хәзер исә аның тагын бер хезмәттәше -  тамырларыбыз бер булган төрекләр барлыкка килде.

Әгәр моңа кадәр без бу дәүләтне азык-төлек, кием-салымы, ял итү урыннары аша гына белсәк, Россия кешесе өчен Төркия тагын бер ягыннан ачылды.. Ул да булса — җиңел һәм йөк машиналары, аларга кирәк- яраклар.

20 октябрьдә  Казанда Россия-Төркия эш форумы кысасында төрек автокомпанияләре белән беренче килешүләр имзаланды. Хәзер Төркиянең  «Чукурова» («Çukurova Makina Imalat ve Tic.A.S.» ) компаниясе ярдәмендә  «АлАз» предприятие  мәйданында экскаваторлар да ясалачак.

Татарстанга эш сәфәре белән килгән төрек эшмәкәрләре сүзләренә караганда, Төркия халкы үз илендә ясалган машиналарга караганда күбрәк Россиядә, чит илдә җыелганын сайлый. Шуңа да төрекләргә бездә уртак предприятие ачып, технологиясе белән бүлешү отышлырак та, - дип яза intertat.ru Татарстан Республикасы электрон газетасы.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов әйтүенчә, Төркия автомобиль  җитештерү  өлкәсендә шактый үскән.  Башлыча, биредә Ауропаның зур автокомпанияләре үз предприятиеләрен ачкан. Ул — Ауропада машина җыю күләме буенча 6 нчы урынны алып тора.
Ford, FIAT, Renault, Toyota, Honda, Opel, Hyundai, Mercedes-Benz һәм MAN — әнә шуларда. Моннан тыш Төрек Республикасының BMC, Otokar кебек үз маркалары да бар.

«За рулем» журналы хезмәткәре Ирина Полянова Россиянең Төркия белән бу өлкәдә эшләвен хуплый. Аның фикеренчә,  Төркия үзенең географик урыны ягыннан Африка, Азия,  Ауропа илләренә якын. Соңгысы белән хезмәттәшлек итү аңа машиналарны һәм аларга кирәк-яракларны пошлинасыз кертергә һәм чыгарырга ярдәм итә. Бүген Төркиядә ясалган машиналарның 80 проценты читкә чыгарыла.

«Иң мөһиме — Төркия моннан ун ел элек үк җитештерү урыннарында Ауропа җайланмаларын куллана башлады. Продукциясе дә сыйфат менеджментына нигезләнгән халыкара стандартларга туры килә. Төркия автосәнәгатендә яшь талантлы белгечләр эшләве дә игътибарга лаек», - дип ассызыклый Ирина Полянова.

Миләүшә Закирова


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе