Мәскәү хакимияте Җәмигъ мәчете бинасын мөселманнарга бирергә уйлый

Мәскәү хакимияте Мәскәү җәмигъ мәчете бинасын Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте милкенә күчермәкче була, дип әйтелә

БӘЙЛЕ
2010 Окт 21

Мәскәү хакимияте Мәскәү җәмигъ мәчете бинасын Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте милкенә күчермәкче була, дип әйтелә Мәскәү милек департаменты сайтында урнаштырылган шәһәр хакимияте карары (постановление) проектында. Бу хәбәрне “РИА Новости” язып чыкты.

Проект документында аңлатылганча, Выползов тыкрыгы, 7 нче йорт, 1 нче бина (строение) адресы буенча урнашкан мәчет бинасын кире кайтару шартыннан тыш, аны Диния нәзарәте милкенә дә “тапшырмакчы” булалар.

Җәмигъ мәчетнең барлыкка килүе XIX йөз ахырына карый, аның барлыкка килүе Мәскәүдә яшәүче татарларның артуы белән бәйле була. 1903 елда шәһәр власте Выползов тыкрыгында Мәскәү мещанины Бакиров һәм сәүдәгәр Акбулатов җирләрендә ул вакытта башкалада икенче мәчет төзү проектын яклыйлар. Төзелеш эшләрен финанслауны үз өстенә сәүдәгәр Силих Ерзин (Салех Ерзин) ала, һәм нибары биш ай вакыт эчендә Җәмигъ мәчете бинасы калкып та чыга. Шул вакыттан бирле моның гыйбадәт кылучылардан өзелгәне юк.

Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте моннан ун ел элек барлыкка килә һәм шушы Җәмигъ мәчетнең бинасына урнаша. Шунда ук Россия Мөфтиләр шурасы да утырган – ул мөселман Диния нәзарәтләре белән җитәкчелек итү органы.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе