Варшавада – ислам үзәге төзелер

Польша ның башкаласында ислам мәдәнияте үзәге төзелә. Башта бу проектка халык һәм иҗтимагый оешма әһелләре ризасызлык белдергәннәр иде. Хәзер исә

БӘЙЛЕ
2010 Окт 20

Польшаның башкаласында ислам мәдәнияте үзәге төзелә. Башта бу проектка халык һәм иҗтимагый оешма әһелләре ризасызлык белдергәннәр иде. Хәзер исә күпләр аңа мөселманнарның бердәмлек билгесе итеп карыйлар.

Польшада, Европаның башка илләрендәге кебек, иммигрантларга җәмгыять әһеле булып китәрлек мәхәлләләрнең тату яшәвен тәэмин итәрлек ысуллар эзләргә тырышалар. Барыннан да элек, биредә Сүрия, Гыйрак һәм Ливиядән килгән мөселманнар өммәте турында сүз бара. Шуңа күрә Польша җитәкчелеге илнең төрле урыннарында мәчетләр төзелешенә рөхсәт бирә башлады.

Католик оешмаларның башта ризасызлык белдерүенә карамастан, үз динен тоту өчен мөселманнарны либераль христианнар, яһүдләр һәм дини булмаган төркемнәр яклап чыкты.

 

Татарлар – арадашчылар

Мәчет төзелешен оештыручылар үзләренең бу гамәленә Польшада җирле халык булып саналган татарлар булышыр, дип исәпли. Кырым татарлары Польшага моннан 600 ел элек килеп урнашканнар. Алар, гадәттә, Польша армиясен сугышчылар белән тәэмин иткәннәр. Биредәге күп кенә галимнәр һәм сәнгать әһелләре татарлар арасыннан чыкканнар.

Язучы Сәлим Хазбиевичның (Selim Chazbijewicz) фикеренчә, мондагы татарлар поляклар белән ислам мәдәнияте вәкилләре арасында арадашчы вазифасын башкара алачак. “Без, татарлар, Польша мәдәниятенең бер өлеше булып торабыз”, – диде ул Deutsche Welle хәбәрчесе белән әңгәмә вакытында.

 

Христианнар белән тигез хокук

Сул сәясәтче Тадеуш Ивински (Tadeusz Iwinski) мөселманнарның үсеп баручы җәмгыяте дәүләт белән мөнәсәбәтләрне рәсми дәрәҗәдә көйләргә тиеш, дип саный.

“Күп кенә чиркәү әһелләре, бигрәк тә дин өлкәсендә хакимлек итүче католиклар үзләренең мәсьәләләрен хәл кылу өчен даими рәвештә ил җитәкчелеге белән киңәшмәдә катнашалар. Мин исә Польша мөселманнары христианнарга бирелгән шул ук хокуклар белән файдаланырга тиеш, дип исәплим”, – дигән Ивински.

(“Ислам для всех” сайтыннан бераз кыскартып тәрҗемә ителде)


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе