Закаевны һөҗүмне оештыруда президент Рамзан Кадыйров гаепләп чыкты.
Сишәмбе көнне булган һөҗүмдә өч кеше һәм өч сугышчы һәлак булды. Яраланган ике кеше хастаханәгә салынды. Президент Кадыйров, 17 кеше яраланган, дип элек хәбәр ителгән мәгълүматне кире какты, - дип яза "Азатлык" радиосы.
Русия премьер-министры Владимир Путин Грозныйда һәлак булганнарның гаиләләренә берәр миллион сум, зыян күргәннәргә 200-400 мең сум түләнәчәк, дип белдерде.