Дөньяда бүгенге көндә ачлы-туклы яшәүчеләрнең саны бер миллиардтан артып китә. Халыкара азык-төлек сәясәтен тикшеренү институты әһелләре тарафыннан 2010 ел өчен төзелгән Глобаль индекста шундый мәгълүматлар китерелә. Бу документ авторлары хәбәр иткәнчә, мондый югары күрсәткечнең сәбәбе балаларның җитәр-җитмәс туклануы белән бәйле.
Иң күп ачыгучылар – Африка илләрендә, Сахарадан көньяктарак һәм Көньяк Азиядә яшиләр. Докладның авторлары ачлыкның гомуми күрсәткечләрен түбәнәйтү өчен хөкүмәтләргә беренче чиратта балаларның ачлы-туклы яшәвенә каршы көрәшергә чакыра.
Советлар Союзының элеккеге илләрендә бу мәсьәләдә күрсәткечләр чагыштырмача әйбәт санала. Дөрес, Үзбәкстан, Төрекманстан, Грузия, Армения һәм Әзербайҗанда ачыгуның уртача дәрәҗәсе күзәтелә.
Берләшкән Милләтләр Оешмасында (ООН) көненә 1800 килокалорийдан да азрак ризык кулланучылар ачыгучылар, дип билгеләнә. Моның кадәр азык сәламәт яшәү рәвеше өчен зарури булып санала. Докладның авторлары билгеләп узганча, дөньядагы ачыгучыларның исәбе 1990 елдан 2006 елга кадәр кимегән, тик соңгы елларда бу күрсәткеч арта башлаган. 2009 елда бер миллиардтан артык кеше ризыкка кытлык кичергән.
122 үсеп баручы дәүләтләрдә һәм икътисады күчеш чоры кичерүче илләрдә халык ачлы-туклы яши. Боларның егерме тугызында, ягъни Африканың һәм Азиянең көньягында яшәүчеләр докладта куркыныч һәм бик куркыныч зона буларак күрсәтелә. Тикшерү үткәрүчеләр тугыз илдә Кытай Халык Демократик Республикасында (КНДР) һәм Африканың сигез илендә күрсәткечләрнең аеруча начар булуын әйткәннәр. Ә Конго Демократик Республикасында ачыгуның индексы соңгы ун елда 65 процентка күтәрелгән. Бу индекста кулланган ризыкта калорийның җитмәве, биш яшькә кадәрге балаларның авырлыгы һәм үлеме исәпкә алынган.
Докладны төзүчеләр фикеренчә, ачыгу күрсәткеченең артуы азык-төлек бәяләренең күтәрелүе һәм дөньяда икътисадый кризисның булуы белән бәйле.
Ачлык мәсьәләсендә ике яшькә кадәрге балалар куркыныч астында, дип санала. Бу яшьтәге сабыйларның физик һәм акыл ягыннан үсешенә аеруча зур зыян килә һәм аны төзәтеп тә булмаска мөмкин.
Бу докладның авторлары балаларның өчтән берен ачыгудан саклап калып була, моның өчен аларның аналарын йөкле һәм күкрәк сөте имезгәндә яхшы ашатырга, медицина ярдәме күрсәтергә кирәк, дип исәпли. Кыскасы, ач торучыларның санын киметү өчен азык-төлек җитештерүне арттыру һәм дәүләтнең икътисадый үсешен тәэмин итү зарури.