Бу атнада Казан федераль университетында (КФУ) Ислам тарихын, мәдәниятен һәм сәнгатен өйрәнү буенча Истамбул Халыкара фәнни-тикшеренү үзәге директоры (ИРСИКА) Хәлит Эренга “Казан университетының могтәбәр докторы” («Почётный доктор Казанского университета») исемен бирү тантанасы булып узачак.
ИРСИКА үзәге 1980 елда мөселман фәнен үстерү һәм гуманитар элемтәләрне ныгыту өчен төзелгән. Үзәк Ислам конференциясе оешмасының (ОИК) мөстәкыйль органы булып тора, аның эшчәнлеге ОИК секретариаты тарафыннан координацияләнә.
Шулай ук бу атнада КФУга Төрек Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле вәкиле Айдын Сезгинның визиты көтелә, дип хәбәр итә университетның матбугат хезмәте.