Казанда “VI Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы” уза

21 октябрь дә “ VI Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы” старт алачак. Татарстан башкаласында мөселман киносы фестивален тамаша кылырга өлгерми калганнар кинофорумда катнашкан фил ь мнарны “Мир” кинотеатрында карый

БӘЙЛЕ
2010 Окт 19

21 октябрьдә VI Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы” старт алачак. Татарстан башкаласында мөселман киносы фестивален тамаша кылырга өлгерми калганнар кинофорумда катнашкан фильмнарны “Мир” кинотеатрында карый алачак.

“Фестиваль кайтавазы” 21 октябрьдә поляк режиссёры Роман Поланскиның «Пианист» фильмын күрсәтү белән башланып китәчәк. Әлеге фильм быел  VI Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә “могтәбәр кунак” сыйфатында катнашкан иде, ул Эдриан Броудиның «Оскар» һәм «Сезар» премияләренә ия.

“Кайтаваз” кысаларында тамашачылар 11 фильм карый алачаклар – алар Халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашучылар һәм җиңүчеләр:  

        «Бибинур» (Юрий Фетинг, Россия – Татарстан) – “Иң яхшы тулы метражлы фильм” бүләгенә лаек булды;

        «Жасминовые птицы» (Сулафа Хиҗази, Сирия) – “Иң яхшы анимацион фильм” бүләгенә лаек булды;

        «Свой путь» (Ферейдун Хасанпур, Иран) – “Иң яхшы тулы метражлы фильм режиссура”сы бүләгенә лаек булды;

        «Гаилә (Семья)» (Марат Сарулу, Казахстан, Германия, Россия, Франция) – “Иң яхшы оператор катнашлыгындагы тулы метражлы фильм» бүләгенә лаек булды;

        «Америка җиһадчысы” (Американский джихадист)» (Марк Клаувел, АКШ) – “Иң яхшы тулы метражлы документаль фильм” бүләгенә лаек булды;

        «Хатын-кылар көрәштә (Женщины в борьбе)» (Бусаина Канаан Хоури, Фәләстыйн) – “Иң яхшы кыска метражлы документаль фильм” бүләгенә лаек булды;

        «Билал» (Сурав Саранҗи, Һиндстан) “Кино сәнгатендәге гуманлылык өчен” дип аталган Татарстан Республикасының махсус бүләгенә лаек булды;

        «Минем исемем Кхан (Меня зовут Кхан)» (Коран Җоһар, Һиндстан) – тамашачылар симпатиясе бүләгенә – фестивальнең генераль спонсорының махсус призына лаек булды;

        «Мәккәгә сәяхәт (Путешествие в Мекку)» (Брюс Найбор, Согуд Гарәбстаны, Марокко);

        «Брелок» (Илдар Ягъфәров, Россия Татарстан);

        «Сәйдәш» (Азат Ганиев, Россия Татарстан).

Фильмнарны күрсәтү кичке вакытта булачак. Тулы манзара (расписание) белән “Мир” кинотеатрының сайтында танышырга мөмкин: www.kinoteatr-mir.ru.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе