Россия армиясендә моноэтник (бер үк милләттән) булган подразделениеләр барлыкка килергә мөмкин.
Генераль штабтагы чыганакка таянып, “Независимая газета” армиядә милләтара каршылык очраклары күбәйгәнгә күрә, хәрби җитәкчелекнең бер милләттән һәм бер үк дин әһелләреннән торган подразделениеләр оештырып карау кебек тарихи тәҗрибәне кулланырга ниятләүләре турында яза.
Кайбер мәгълүматларга караганда, Чечняда хәрәкәт итүче “Көнчыгыш” (“Восток”) һәм “Көнбатыш” (“Запад”) батальоннары рәвешендә тиздән армиянең кайбер хәрби частьләрендә моноэтник һәм моноконфессиональ подразделениеләр барлыкка китерүдә эксперимент үткәрелер, дип көтелә. “Бу, асылда, башта Россия империясе армиясендә, аннары совет гаскәрләрендә барлыкка килгән “кыргый дивизияләр” тәҗрибәсенә кире кайту булып тора. Һәм анда мәгънә бар”, – дип исәпли хәрби эксперт, генерал-лейтенант Юрий Неткачев.
Россия Федерациясе Саклану министрлыгы чыганагы мондый эксперимент үткәрүнең сәбәбе кайбер хәрби гарнизоннарда кавказчыларны кыйнау очракларын тикшерү белән бәйле җинаять эшләре торуы турында белдергән.
Тарих фәннәре докторы, полковник Владимир Поповның белдерүенчә, тиздән Төньяк Кавказдан хәрби хезмәткә чакырылучы мөселманнар Россия армиясенең бу төбәктәге контингентының яртысыннан артыгын тәшкил итәчәк. Шулай да, В. Поповның фикеренчә, мондый алымның уңай яклары белән беррәттән, җитешсезлекләре дә бар. “Әгәр 1941 елның июнендә фашистлар Германиясе белән сугыш башланган вакытта хәрби хәрәкәтләрдә катнашудан баш тарткан батальоннар кебек, хәзерге моноэтник подразделениеләр Саклану министрлыгы җитәкчелегенә буйсынмый башласа нишләргә?” – дигән сорау куйды эксперт.