Свияжск төзәтү колониясендә – Коръән укучылар бәйгесе

Свияжскидагы 5 нче төзәтү колониясендә Коръән укучылар бәйгесе булып узды. Анда җәза үтәүче 27 мөселман кешесе катнашты. Бу учреждениедәге мәхәллә

БӘЙЛЕ
2010 Окт 19

Свияжскидагы 5 нче төзәтү колониясендә Коръән укучылар бәйгесе булып узды. Анда җәза үтәүче 27 мөселман кешесе катнашты.

Бу учреждениедәге мәхәллә дә 126 кеше әһле ислам булып санала. Аларның арасында татарлар гына түгел, руслар һәм таҗиклар да бар. Күбесе хөкем ителгәннән соң гына мәчеткә намаз укырга йөри башлаган кешеләр.

Әлеге чара Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия ислам университеты әһелләренең башлап йөрүе нәтиҗәсендә үткәрелде. Конкурста катнашучыларны мәчетнең бер залына кертеп утырттылар. Аларның адында – кабул итү комиссиясе әгъзалары – Казандагы РИУның Коръән хафизлар әзерләү факультеты җитәкчесе Ибраһим хәзрәт Сабиров һәм мәчет имамы (ул үзе дә хөкем ителгән кеше). Бәйгедә катнашучыларны исемлек буенча чакыртып, икешәр сорау бирделәр. Алар изге китапны яттан белергә тиешләр иде.

– Коръәнне укыганда иң мөһиме – барлык хәрефләрне, авазларны дөрес мәкам белән тыңлаучының йөрәгенә барып җитәрлек итеп әйтергә кирәк, – ди Ибраһим хәзрәт Сабиров. Өзлексез дүрт сәгать буена барган ярыштан соң җиңүчеләр билгеле булды. “Озын сүрәләр” номинациясендә – Фәхретдин Рәсүлев, “Кыска сүрәләр”дә Рифат Зикаев беренче урынны алды. Ә “Гран-при” Исмалджан Кәримовка насыйп булды.

– Бу конкурсның максаты – җәза үтәүчеләргә дин ярдәмендә тормышта үз урыннарын табарга булышу. Ислам динендәге хөкем җәзасын үтәүчеләр төзәлү юлына басарга мөмкиннәр. Мәчеткә йөрүчеләр, гадәттә, төрмә кагыйдәләрен сирәк бозалар һәм иреккә дә әхлакый яктан ныгып чыгалар, – ди Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле Морат хәзрәт Кудакаев.

– Мин 2003 елдан бирле хөкем җәзасын үтим. Биредә тагын 11 ел булырга туры киләчәк. Гаиләмдә барысы да – руслар. Колониягә кадәр мәчеткә бер тапкыр да кереп карамадым. 5 нче төзәтү колониясендә мәчеткә иптәшләрем белән бергә болай гына кердем. Шунда ук күңелемә тынычлык таптым, җиңел булып китте. Мин рус телендә басылган Коръән тәфсирен укып карарга карар кылдым. Ислам аркасында тормышка булган карашым уңай якка үзгәрде. Хәзер үземне бөтенләй башка кеше кебек хис итәм. Начар гадәтләремне дә ташлауга ирештем, – диде Коръән укучылар бәйгесендә катнашкан Артём С.     


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе