“Алты яшьтә мине чиркәү мәктәбенә бирделәр. Әти-әниләрем Индонезиядәге иң зур чиркәүнең берсенә нигез салучылар булганга күрә, мин чиркәү хисабына яши башладым”, – дип сөйли башлады Youtube видеоролигында элекке монашка Ирена Хандоно. “Яшүсмергә әйләнгәч, мин “Дева Мария” исемендәге чиркәү оешмасына әгъзалыкка кердем. Оешманың максаты “адашкан сарыклар”ны эзләүдән гыйбарәт иде. Адашкан сарыклар, дип алар христиан булмаганнарны исәпли иделәр. Аларны христиан итәргә омтылдылар. Бер елдан соң, мин Индонезиянең эре христиан хәрәкәте әйдаманы идем. Аннары чәчләремне алдырып, монашкага әйләндем. Мин кайчан да булса мөселман хатын-кызына әверелермен, дип уйлап та карамадым. Киресенчә, хатын-кыз монах булырга хыялландым һәм теләгемә ирештем. Ләкин шул чаклардан Аллаһ мине туры, хак юлга юнәлдерә башлады.
Мин христиан руханиларын әзерли торган Илаһият һәм философия университетына укырга киттем. Анда диннәрне чагыштыру фәне лекциясендә безгә ислам турында начар дин буларак сөйләделәр. “Әгәр дә сез исламны белергә теләсәгез, Индонезия мөселманнарына карагыз. Индонезиядә кем ярлы? Мөселманнар. Индонезиядә кемнәр ахмак? Мөселманнар. Кем җомга намазы вакытында үзенең аяк киемен югалта? Мөселманнар. Кем бердәм булырга теләми? Мөселманнар. Террорчылар кем? Мөселманнар”, – диделәр безгә. Минем барлык дусларым ислам – начар дин дигән нәтиҗә ясадылар. Шул чагында мин аларга мондый нәтиҗәнең дөрес булмавы хакында әйттем.
Мин башка фикердә идем. Индонезиягә генә түгел, башка илләргә дә карарга кирәклеге турында сөйләдем. Мәсәлән, Филиппинда ярлылар һәм наданнар мөселманнар түгел, ә католиклар. Мексикада да католиклар – караклар, казинога йөрүчеләр, көчләүчеләр. Төньяк Ирландиядә католиклар белән протестантлар арасында низаг бара. Алар бер-берсен үтерә, араларында мөселманнар юк. Европалылар аларны террорчылар, дип саный. Италиядә әфьюн белән сату итүчеләр һәм казино җитәкчеләре шулай ук мөселманнар түгел. Мафиянең барлык әгъзалары – католиклар.
Болар хакында яхшылап уйланганнан соң, мин бездә укытучы пастор янына килдем һәм аның дәлилләре исламның начар дин булуын расламый әле, дип белдердем. Мин исламны аның чыганакларыннан өйрәнергә карар кылдым. Пастор миңа бу динннең йомшак якларын табу шарты белән рөхсәт бирде.
Мин Коръәнне укый башладым. Анда Аллаһ – бер, дип ассызыклап язылган. Һәм бу бер иләһлек безне чиркәүдә өйрәткән өч иләһлеккә каршы килә. Төнлә мин “Ихлас” сүрәсен укыдым. Анда да Аллаһының бер булуы әйтелә. Ә иртә белән чиркәү рухание: “Аллаһ – бер, ләкин өч затта”, – диде. Икенче төндә мин тагын исламны өйрәнергә керештем. Мин йөрәгем белән Аллаһның бер икәнлеген аңладым. Бу – хакыйкать. Пастор минем, монашканың әлегә кадәр өч иләһлекне аңламавым өчен аптырый иде булса кирәк. Пастор өчпочмак рәсемен сызды. “Шушы өчпочмакның өч почмагы булган кебек, Ходай (Бог) да 3 заттан тора”, – диде. “Дөнья ашкынып алга бара. Ходайга (Бог) аны җиңү авырая. Аңа тагын бер зат кирәк булмасмы?" - дип сорадым. Аннары бер квадратның рәсемен сыздым һәм: “Бу бит мөмкин хәл. Монда бер квадрат бар, аның почмаклары дүртәү”, – дидем. Остазым: “Бу мөмкин түгел. Бу – догмат (дини тәгълиматларның дингә ышанучылар тарафыннан бәхәс ителми торган төп кануны)”, – диде. Аннары ул: “Әгәр дә син Алланың өч заттан торуын аңламасаң, фәкать аны кабул ит, ышан аңа һәм башка сораулар бирмә. Әгәр дә син сорый һәм шикләнә башласаң, гөнаһлы булырсың”, – диде.
Төнлә мин тагын Коръәнне өйрәнергә тотындым. Минем яңадан пастор белән Аллаһының берлеге турында гәпләшәсем килә иде. Мин аннан: “Бу өстәлне кем ясаган?” – дип сорадым. Ул дәшмәде. Үземә үк: “Балта остасы ясаган. Өстәл кайчан гына ясалса да, өстәл балта остасы була алмый”, – дип җавап бирергә туры килде. Һәм бер генә өстәл дә балта остасына әйләнә алмый. Ул моннан нинди нәтиҗә килеп чыгуы турында сорады. Мин аңа Аллаһының галәмдәге барлык тере һәм тере булмаган әйберләрне, шул исәптән, кешеләрне дә барлыкка китерүен аңлаттым. Бер генә кеше дә Аллаһы Тәгалә һәм Аңа тиң була алмый. Аннан соң мин тагын бер мисал китердем. Әгәр армиядәге барлык сержантлар бергә җыелып, үз араларыннан генералны билгеләп куйсалар, мондый хәл гамәлгә ашырыла алмый. Нәкъ шундагы кебек, әгәр барлык кешеләр бергә җыелып, үз араларыннан берәүне иләһ итеп билгеләсәләр, ул Аллаһ була алмый. Аннары мин пасторның исенә Гайсәне (г. с.) (Иисус) 325 елда руханиларның беренче тапкыр Аллаһ дип игълан итүләрен исенә төшердем. Алар Аллаһ белән Гайсәне (г. с.) ата һәм ул мөнәсәбәтендә йөртә башлыйлар. Шул чакларда өч иләһлек төшенчәсе барлыкка килә дә инде. Шулай да архиепископ Арий Гайсәне (с. с.) кеше һәм Аллаһның иҗат үрнәге дип саный. Шулай ук мин пасторга Инҗилдә өч иләһлек турында бернәрсә дә язылмавы турында әйттем. Ә бу әңгәмә минем өчен борылыш мәле булды.
Бу хәлләрдән соң, мин Аллаһының өч заттан торуы кешеләр тарафыннан уйлап чыгарылган ялган икәнлеген аңладым һәм исламны кабул иттем”.