Иран көнбатыш белән сөйләшүләрне яңадан башлау тәкъдимен хуплый

Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат дөньяны әйдәп баручы көнбатыш илләренең атом программы турында Тәһран белән сөйләшүләр алып барудан тыш башка

БӘЙЛЕ
2010 Окт 19
Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат дөньяны әйдәп баручы көнбатыш илләренең атом программы турында Тәһран белән сөйләшүләр алып барудан тыш башка сайлау мөмкинчелеге булмавын белдерде, - дип яза "Азатлык" радиосы.

Иран президенты бу хакта Әрдәбилдә ясаган чыгышында әйтте.

Әхмәдиниҗат "без баштан ук әйткән идек, Иран белән сөйләшүләрне башлаудан башка бер чара юк дип" диде ясаган чыгышында.

Европа Берлеге рәсмиләре 15-18 ноябрьдә БМО даими вәкиле 5 ил белән Германияны Иран белән туктап калган сөйләшүләрне яңадан башларга чакырган иде.

БМОның 5 даими вәкиле Британия, Кытай, Франция, Русия, АКШ һәм Германия белән Иран арасындагы сөйләшүләр былтыр октябрь аенда булган Женева җыеныннан соң туктап калган иде.

Иран атом программы мәсьәләсендә халыкара җәмәгатьчелек белән килешеп эшләүдән баш тарткан өчен БМОның иминлек шурасы бу илгә каршы яңа санкцияләр кабул иткән иде.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе