Әлеге тантаналы чарага районның дин әһелләре, район администрациясе вәкилләре килде. Биредә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән Ильяс хәзрәт Җиһаншин катнашты. Ул Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.