Коръән яндыру уеннан кире кайткан Флорида пасторына автомобиль биреләчәк

2001 елның 11 сентябре вакыйгалары уңаеннан халык каршында Коръән яндырырга ниятләгән Америка пасторы Терри Джонска, үз уйларыннан кире кайтканы өчен, бүләк сыйфатында автомобиль алачак, дип

БӘЙЛЕ
2010 Окт 18

2001 елның 11 сентябре вакыйгалары уңаеннан халык каршында Коръән яндырырга ниятләгән Америка пасторы Терри Джонска, үз уйларыннан кире кайтканы өчен, бүләк сыйфатында автомобиль алачак, дип хәбәр итә РИА Новости "Ассошиэйтед Пресс”ка сылтама биреп.

Теракт еллыгы уңае белән халыкны Коръәннең копияләрен яндырырга өндәгән Флорида священнигы сүзләре бөтен дөньяда, бигрәк тә ислам илләрендә шау-шу уятты (пасторның сүзләрен дини сугыш игълан ителү белән тиңләүчеләр дә булган иде). Джонс планына каршы дөньяның бик күп лидерлары – билгеле сәясәт эшлеклеләре, иҗтимагый һәм дини оешма җитәкчеләре чыгыш ясады. Пентагон башлыгы Роберт Гейтс исә Джонстан әлеге ниятеннән кире кайтуын үтенеп сорады, аның бу гамәле бик күп америкалыларның тормышын куркыныч астына куярга һәм киләчәк тормышның терактлар белән үрелеп барырга мөмкин булачагын искәртте. Әлеге озын-озак сөйләшүләрдән соң Джонс мөселманнарның изге китабын яндыру уеннан баш тартты.

Моннан тыш, кайбер компанияләр Джонс тирәсендә барган ыгы-зыгыдан файдаланып калырга теләделәр, бу исә аларга үзләренең шәхси дәрәҗәләрен арттыру һәм сату-алу эшләрен көчәйтеп җибәрү өчен кирәк иде. Шулай итеп, Нью-Джерси дилер үзәге башлыгы Брэд Бенсон (Brad Benson), әгәр дә священник үзенең Коръән яндыру уеннан кире кайтса, аңа 14,2 мең доллар торган Hyundai Accent машинасының яңа моделен бүләк итәргә вәгъдә бирде.

Агентлык хәбәрләренә караганда, Джонс үзе мондый юмарт тәкъдим турында берничә атна узгач кына белә һәм шуны ишетүгә үк, машинаны алу өчен, Бенсон белән элемтәгә керә. Дөрес, священник әйтүенә караганда, ул үзенең танылганлык галәмәте “җимеш”ләреннән файдаланмаячак, һәм үзенә бүләк ителгән машинаны мөслимәләрнең хокукларын яклаучы оешмага бирәчәк икән.

2003 елда Бенсон Сәддам Хөсәенгә машина бүләк итү тәкъдимен ясаган иде инде (әгәр дә Гыйрак диктаторы илдән киткән очракта), ләкин ул үзе Сәддамнан бернинди җавап ишетмәгәч, ике көннән соң Бенсон үзенең шушы уңышсыз тәкъдиме белән кемнәрне кимсетергә мөмкин икәнлеген ачык төшенеп, халык алдында гафу итүләрен үтенгән иде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе