Ислам мәдәниятен, фәнен, мәгарифен күтәрү фонды төрек Исламны өйрәнү үзәге белән бергәлектә Россия ислам энциклопедиясен нәшер итәргә ниятли.
“Россия ислам энциклопедиясе дүрт томга сыеп бетәр, дип уйланыла һәм ул Россия Федерацииясендәге исламның тарихы, аның хәзерге торышы һәм үсеше, илебездәге мөселман оешмалары, ислам югары уку йортлары эшчәнлекләре турындагы мәгълүматларны үз эченә алачак”, – дип хәбәр иттеләр «Интерфакс-Религия» корреспондентына әлеге Фондтан.
Энциклопедиянең якынча планлаштырылган тиражы – 5 мең экземпляр, ә проектны тормышка ашыру бәясе бер миллион доллар белән исәпләнә. Финанслау исә Фонд һәм Исламны өйрәнү үзәге белән тигез итеп бүленәчәк, дип билгеләп үтте агентлыкка әңгәмә бирүче.
Басма өчен нигез булып Зур ислам энциклопедиясенең 43 нче томы торачак, ә ул исә, үз чиратында, Төркиядә Исламны өйрәнү үзәге ярдәме белән дөнья күрәчәк.
Россия ислам энциклопедиясе (чыгу вакыты буенча гомуми озынлыктагы ике этапта) өч ел эчендә эшләнеп бетәр, дип көтелә. Беренче этапта кулда булган мәкаләләрне эшкәртү, өстәү һәм рус теленә тәрҗемә итү алып барылачак, ә икенчесендә – әлеге хезмәтне бастыру.
Исламны өйрәнү үзәге вәкилләре әлеге проектта катнашу мөмкинлеге буенча Зур Россия энциклопедиясе редакциясе, Россия Мөфтиләр шурасы җитәкчелеге, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте, Төньяк Кавказ мөселманнары координацион үзәге, Россия Фәннәр Академиясенең Көнчыгышны өйрәнү үзәге һәм Африка, Азия илләре Институтлары белән билгеле бер дәрәҗәдә сөйләшүләр алып барырга да өлгерде инде.