Беслан мөселманнары мәчет ачылышына әзерләнә

Бесланда ислам динен тотучылар мәчет ачылышына әзерләнә. Төньяк Осетия җәмәгатендә бу вакыйгага карата мөнәсәбәт гади генә түгел. Мәчетне моннан бер ай элек

БӘЙЛЕ
2010 Окт 18

Бесланда ислам динен тотучылар мәчет ачылышына әзерләнә. Төньяк Осетия җәмәгатендә бу вакыйгага карата мөнәсәбәт гади генә түгел. Мәчетне моннан бер ай элек үк ачарга планлаштырганнар иде, әмма сентябрьдә Беслан трагедиясен искә алу ае булу сәбәпле һәм Владикавказ базарындагы теракт янә кабатлану – мәчет ачылышын ясарга ирек бирмәде.

Осетия мөселманнарына Беслан мәктәбендәге һәм Владикавказ терактларыннан соң монда яшәүчеләр тарафыннан “үзгә” караш ташлана башлау белән очраштыргалады – террористларны белер-белмәс көе ислам белән бәйләргә керештеләр. Төньяк Осетиянең мөселман руханилары исә хак динне бандитлык белән чагыштырырга ярамый икәнлекне төшендерергә тырыша килде. Беслан мәчете нәкъ менә шушы “гадәти” булмаган сораулар белән зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә тиеш тә. “Беслан аналары” гозере буенча исә мәктәптә булып узган терактның чираттагы еллыгы уңае белән мәчет ачылышыннан да баш тартырга туры килде. Аннан соң республика мөселманнары Диния нәзарәте 9 сентябрьдә Владикавказ базарын тетрәткән шартлауда вафат булучыларга нисбәтләнгән 40 көнлек матәм көненең тәмамлануын көтәргә, дигән карар чыгарган иде, дип яза “Кавказ хәбәрләре” ("Вести Кавказа").

Моннан тыш, Төньяк Осетия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Хаҗиморат-хаҗи Гацалов сөйләп узганча, “Беслан мәчетен торгызу беренче мәктәптәге теракт вакытында малае үлгән җирле эшмәкәр акчасына башкарылган”. Төньяк Осетия җәмәгать эшлеклесе Виссарион Асеев сүзләренә караганда, “киләчәктә исә Беслан мөселманнары белән теракттан зыян күрүчеләр арасындагы мөнәсәбәтләр җирле нәзарәткә бәйле булачак. Төньяк Осетия мөселманнары Диния нәзарәте хәзерге вакытта исә (элеккеге мөфти Гали-хаҗи Евтеев биргән бер интервьюсында Хаттабта укыганлыгын җиткергән иде) бүгенге мөселман лидерларының моңа карата бернинди дә катнашы юклыгын аңлатырга тиеш. Югыйсә, кешеләрне шаккатыруы җиңел, тик менә булып узган терактлардан шок алган җәмгыять белән генә тулы аңлашуга ирешүе бик тә кыен”.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе