Җиддәдә ислам экологик мәгълүмат үзәге төзелде

Әйләнә-тирә мохитне саклау буенча IV Ислам конференциясе чәршәмбе көнне кич белән Тунис шәһәре Хаммаматта төгәлләнде. Анда ислам экологик мәгълүмат

БӘЙЛЕ
2010 Окт 17

Әйләнә-тирә мохитне саклау буенча IV Ислам конференциясе чәршәмбе көнне кич белән Тунис шәһәре Хаммаматта төгәлләнде. Анда ислам экологик мәгълүмат үзәге, шулай ук Җиддә шәһәрендә ислам экологик челтәре төзү турында карар кабул ителде.

Согуд Гарәбстанының метеорология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау генераль директоры һәм ислам дәүләтләре экология министрлары Башкарма Җитәкчелеге рәисе Төрки ибн Нәсер ибн Абдул Газиз үзенең чыгышында болай дип белдерде: “Бу проект конференциядә кабул ителгән махсус программалар төркеменә керә...”

Ул ислам экологик үзәк төзелү турындагы карарны югары бәяләде. Бу үзәк карарлар кабул ителү процессына, әйләнә-тирә мохитне саклау сәясәтен кабул иткәндә дәүләтләргә ярдәм күрсәтү һәм тотрыклы үсешне тәэмин итүдә нигезле йогынты ясый алырга тиеш.

Ул Конференция әгъзаларын беренче әйләнә-тирә мохитне саклау буенча Ислам конференциясендә ирешелгән уңышлар консолидациясе буенча эшкә, шулай ук Мәгариф, фән һәм мәдәният буенча ислам Оешмасы (ИСЕСКО) һәм шунда кергән дәүләт әгъзалары белән тыгыз хезмәттәшлеккә чакырды – дип яза “Ислам порталы” ("Исламский портал").


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе