Кырымда беренче мәдрәсә ачылды

Саки шәһәр мәчете каршында – Кырым өчен беренче мәдрәсә – мөселман “якшәмбе мәктәбе” ачылды. Бу хакта Саки шәһәр советында хәбәр иттеләр.

БӘЙЛЕ
2010 Окт 17

Саки шәһәр мәчете каршында – Кырым өчен беренче мәдрәсә – мөселман “якшәмбе мәктәбе” ачылды. Бу хакта Саки шәһәр советында хәбәр иттеләр.

Хөкүмәттәгеләрнең мәгълүматларына караганда, мәдрәсә базасында имамнар әзерләү планлаштырыла. “Шәһәр мәчете имамы Әмир-Әсән Гомәров исәпләвенчә, Кырым мөселманнарының төп проблемаларыннан берсе булып – төбәкнең барлык мәчетләрендә дә хезмәт куя алырлык дәрәҗәдә яхшы әзерләнгән имамнарның җитәрлек булмавы иде. Хәзер бу мәсьәлә хәл ителде инде”, – дип билгеләп уздылар шәһәр советында.

Хакимияттләгеләрнең хәбәрләре буенча, “якшәмбе мәктәбе” егерме кешегә исәпләнгән. Мәдрәсәдә ике сыйныф (класс): егетләр һәм кызлар өчен аерым. Шулай ук монда методик кабинет (учительская), кухня, ашханә, йокы һәм душ бүлмәләре дә бар. Ягъни, Саки районында яшәүче балалар биредә төн кунарга да кала алалар, дип хәбәр итә “Кырым хәбәрләре” ("Новости Крыма").  


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе