Октябрь ахырында Мәскәүнең Текстильщиклар районында яшәүчеләр шәһәр хакимиятендәгеләрнең планнарына бәйле рәвештә килеп туган, шул сәбәпле Волжск бульварында мәчет төзү протесты тууга карата масса-күләм митинг үткәрергә ниятли.
Бу хакта РИА «Новости» агентлыгына мәскәүлеләрнең инициатив төркеме вәкиле һәм «Мой двор» иҗтимагый хәрәкәте башлыгы Михаил Бутримов сөйләде. Шулай ук әлеге районда яшәүчеләр, РФ Президентына әлеге конфликтны үзенең шәхси күзәтүенә алуын сорап, мөрәҗәгать әзерләгәнлекләрен дә хәбәр итте ул. Хәзерге вакытта гариза астына Текстильщик, Кузьмин һәм Рязанск районнарында яшәүчеләрдән 2,5 мең кеше үз имзаларын куйган.
ИГ әгъзалары фикеренчә, мәчет өчен бүленгән җир зокон кысаларына каршы килә. Әлеге рухи корылма өчен каралган участок, санитар зона һәм кешеләр яши торган квартал эчендә урнашкан. Моннан тыш, район хакимияте әлеге мөрәҗәгать буенча, мәскәүлеләрнең фикерләрен белү максатыннан, җәмәгать тыңлауларын уздырырга ашыкмый.