Гайшә Галина Бабич Россия ислам масса-күләм мәгълүмат чараларын (СМИ) түбән профессиональ дәрә&#

Танылган ислам журналисты һәм публицисты, ислам турындагы китаплар авторы Галина Бабич Россиядәге хәзерге ислам масса-күләм мәгълүмат чараларын (СМИ) түбән профессиональ

БӘЙЛЕ
2010 Окт 15

Танылган ислам журналисты һәм публицисты, ислам турындагы китаплар авторы Галина Бабич Россиядәге хәзерге ислам масса-күләм мәгълүмат чараларын (СМИ) түбән профессиональ дәрәҗәдә, дип билгеләде.

«Бик аз искәрмәләрне генә искә алмаганда, мөселман масса-күләм мәгълүмат чаралары (СМИ) әлегә кадәр бары тик берничә кешедән генә тора. Һәм, кагыйдә буларак, болар журналистлык тәҗрибәсе булмаган, бары тик идея мотивациясенә генә корылган энтузиастлар, неофитлар һәм бер дингә ышанучы дини экстаз артындагы радетельләр», — дип сөйләде Г. Бабич «Үзәк Евразия» («Центральная Евразия») Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү Институты сайтына биргән интервьюсында.

Аның күзәтүләре буенча, хәзерге ислам масса-күләм мәгълүмат чараларында (СМИ) яратылып кулланыла торган жанр — «аналитик нотация».

«Монда ук үзләрен интеллектуаль элитага кертүче һәм төрле нәселдән булган политологлар тыкшына башлый. Мондый лояльлек һәм шуның аша мөселман нәширләрен күзаллау аркасында, аларга грамоталы җитәкчеләр кирәкми. Шунда ук — кадр менеджментын игнорирлау китә, бигрәк тә хезмәткәрләрне чыгышлары буенча тикшереп җыйган редакцияләрдә күзәтелә бу», — дип өстәде журналист.

Бүгенге көндә үзенең лаеклы тиражы яки Интернетта күп укучылары булган эре Россия ислам масса-күләм мәгълүмат чаралары (СМИ), аның исәпләүләре буенча, ай-һай, ике дистәгә генә булса да тулыр микән, өстәвенә «алар үз эшчәнлекләренең үзәгенә исламның рухи кыйммәтлләрен йөртүче кешене куймыйлар (ә бу исә әлеге юнәлештәге матбугатка логик яктан бик тә туры килер иде), бары PR аларның җитәкчелеге исеменнән мөселман Диния нәзарәтләре эшчәнлеген бирүдә чагылыш таба». Моннан тыш мөселман мәгълүмати киңлегендә һаман да "конъюнктур мәнфәгатьләр конфликты» барлыкка килгәне юк, дип китерә Г. Бабичның сүзләрен «Интерфакс».


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе