Бүген ТР Дәүләт Советында Бөтенроссия халык санын алуга багышланган матбугат очрашуы узды. Парламентның Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев очрашу вакытында күбрәк милләт һәм туган телне билгеләү мәсьәләләренә тукталды.
Разил Вәлиев билгеләп үткәнчә, халык санын алу кебек дәүләт әһәмиятендәге зур вакыйга халыкның халәтен белү өчен кирәк. "Халык турында күпкырлы мәгълүмат туплау өчен, башка юл юк», -дип белдерде ул.
Халык санын алу бүген 00.00 сәгатьтә башланды. Җанисәп белән шөгыльләнүчеләр кешеләрнең даими яшәгән урыннарында 15 минут эчендә үз сорауларына җавап ала алачак. Алар гражданнардан туган вакыты һәм туган урыны, яше, белеме, никахта тору-тормавы, туган теле, милләте, нинди телләр белүе, кереме, мәшгульлеге һәм торак шартлары турында сораячакип белдерә Tatar-inform агентлыгы.
Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче, шулай ук чит илләрдә озак вакытлы командировкада булган гражданнар «Л» формасы буенча 25 сорауга җавап бирәчәк. Яңа кертелгән 7 сорау ир һәм хатынның рәсми рәвештә аерылганмы, юкмы икәнлегенә, гражданлыкка, милләтне билгеләүгә, югары белемнең дәрәҗәсенә (магистр, бакалавр яисә белгечме), гыйльми белгечлеккә, туган телгә, төп хезмәт урыныннан тыш, өстәмә мәшгульлеккә кагылышлы.
Депутат сүзләренә караганда, соңгы вакытта җанисәп вакытында милләтне билгеләүгә кагылышлы сораулар белән еш мөрәҗәгать иткәннәр. Чөнки Федераль дәүләт статистикасы дәүләт хезмәте 1840 милләт исеме кергән исемлек әзерләгән. Анда татар халкы йөздән артык этник төркемгә бүленгән. Әлеге исемлек 2002 елда халык санын алу нәтиҗәләре буенча төзелгән. «Без, берничә халыктан килеп чыксак та, үзебезне бердәм халык дип саныйбыз. Чөнки безнең тарихыбыз, әдәби мирасыбыз, гореф-гадәтләребез уртак», — диде ул. Билгеле булганча, кешенең милләте үзе ничек әйтә — шулай язылырга тиеш. «Татарлар өчен аерым бер код булдырырга Россия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты комачаулый», — диде комитет рәисе.
Җанисәп вакытында туган телеңне билгеләү мәсьәләсенә килгәндә, Разил Вәлиев аңлатып үткәнчә, туган телең дип ата-балаларың телен күрсәтергә кирәк. Кеше үз туган телен белмәсә яки бу телдә иркен аралашмаса да.
Депутат 2010 елда халык санын алу вакытында себер татарлары белән генә проблема килеп чыгарга мөмкинлеген искәртте. Чөнки аларның нәкъ менә шулай язылулары икътисади, яшәеш мәсьәләләре белән бәйләнгән. Башкорстанда җитәкчелек алмашыну сәбәпле, анда яшәүче татарлар мәсьәләсе бик күтәрелмәде. «ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Башкортстан Президенты белән уртак тел тапты», — диде Разил Вәлиев. Ул 2002 елда халык санын алу вакытында Башкортстан татарларын югалтуның рәсми рәвештә — 130 мең, чынлыкта 300 мең булуын әйтеп үтте.
Билгеле булганча, ТР Дәүләт Советы Бөтенроссия халык санын алу уңаеннан республиканың күпмилләтле халкына һәм Россия Федерациясендә яшәүче татарларга мөрәҗәгать итте. Һәм бу мөрәҗәгать РФнең татарлар тупланып яшәгән субъектларына юлланды. «Татар халкы өчен җан исәбен алу бигрәк тә мөһим, чөнки төрле тарихи сәбәпләр аркасында ул Россия киңлекләренә һәм бөтен дөньяга таралган. Татар халкының борынгы этник тамырлары күптөрле, шуңа күрә аерым төркемнәр үзләрен төрлечә атарга да мөмкин. Табигый ки, төрле төбәкләрнең тарихи, географик, социаль-икътисадый үзенчәлекләре, күп гасырлык гореф-гадәтләр аларның тормыш рәвешенә, тел һәм мәдәни үзенчәлекләренә йогынты ясамый калмаган. Әмма бу күптөрлелек аларга беркайчан да үзләрен бердәм татар халкы итеп тоярга комачауламаган. Мондый бердәмлекне Бөтенроссия халык санын алу тагын бер кабат раслар дип ышанабыз», — диелә мөрәҗәгатьтә.
Разил Вәлиев сүзләренчә, статистика буенча, сан алуда кешеләрнең 3 проценты катнашмый. «Бу зур сан түгел. Әмма бу безнең үзебезгә кирәк. Россиядә икенче милләт булабыз икән, үзебезнең милли сәясәтебезне шуңа таянып алып барачакбыз», — диде ул. Бөтенроссия халык санын алуның беренче нәтиҗәләре 2011 елның апрелендә билгеле булачак, 2013 елның апрелендә тулы картинаны күзалларга мөмкин булачак.