Казахстан сабые Дубай отелендә түләүсез яши алачак

Дубай кунакханәсендә бала тапкан Казахстан хатын-кызы, үзенең сабые өчен зур бүләк алды: сабый бу отельдә түләүсез күпме тели шул кадәр яши алачак.  "Безнең

БӘЙЛЕ
2010 Окт 14

Дубай кунакханәсендә бала тапкан Казахстан хатын-кызы, үзенең сабые өчен зур бүләк алды: сабый бу отельдә түләүсез күпме тели шул кадәр яши алачак.  "Безнең кунагыбыз үзенең бүлмәсеннән төште дә хастәханәгә бармакчы иде, чөнки ханымның бала табу авыруы башланды дип искә ала отель хезмәткәре Рэм Чандра Шарма.

"Кинәт кенә ханым фойедагы диванга утырды. Мин аның янына килдем дә, сезгә ярдәм кирәкме дип сорадым, ул миннән ике тастымал алып килүемне үтенде. Мин тиз генә тастымал, мендәр алып килдем һәм күп җә үтмәде сабый дөнҗяга килде" - дип хәтерли Рэм. Хәзерге көндә бала һәм аның әнисе «Al Wasl» хастаханәсендә, икесе дә сау-сәламәт.

Көтелмәгән вакыйгага гаҗәпләнгән отелҗ хуҗасы Мухаммад Аршад Шах бу хәлне бик яхшы билге дип кабул итә. Киләчәктә исә бу бала отельдә, Дубайга килгән вакытында, күпме тели, шул кадәр бушка яши алачак. Шулай ук ханым яшәгән бүлмә сабый исемен йөретәчәк дип хәбәр итә "Рус Эмираты" агентлыгы. 

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе